Ураза гаетенә кабарып торган тәмле коймак пешерәбез
Бәйрәм уңаеннан гаилә әгъзаларыгызны, туганнарыгызны, күршеләрегезне коймак белән сыйлагыз.
Кабарып торган коймак пешерү өчен:
- 500 г кефир
- 1 йомырка
- 350 г он
- 2 аш кашыгы шикәр комы
- 1/2 чәй кашыгы тоз
- 1/2 чәй кашыгы сода
- кыздыру өчен 150 г үсемлек мае кирәк була.
Камырны әзерләгәннән соң, бер 20 минут көтеп торып, бераз "ял иттерсәгез" яхшырак булачак. Шулай ук әкерен утта каплап пешерергә дә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев