Гөлфия Ибатуллинадан ташкабактан тәмле икра рецепты
Киңәш-табыш

Гөлфия Ибатуллинадан ташкабактан тәмле икра рецепты

Кирәк: 3 кг ташкабак 1,5 кг кишер 750 гр суган 300 мл үсемлек мае

Әзерләү ысулы.

Ташкабак, кишер һәм суганны үсемлек мае салып, табада кыздырып алабыз. Соңыннан исә 7 аш кашыгы томат пастасы, тәменчә тоз, борыч, шикәр комы салып, 1,5 сәгать чамасы томалап пешереп алабыз. Пешергән вакытта салатка помидор өстәп куйсагыз да була. Әзер булгач, 3 аш кашыгы уксус салырга да онытмагыз. Салат суынгач, аларны банкаларга гына салып куясы була. Кышка менә дигән салат әзер!

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев