Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Гөлшат Мөхәммәтҗановадан өйдә балык тозлау рецепты

Кирәкле ризыклар: 3 балык, 2 баш суган, 4-5 тырнак сарымсак, 1 кашык тоз, 1 чәй калагы шикәр комы, 5 аш кашыгы сыек май, 4 аш кашыгы 9 процентлык серкә, лавр яфрагы, исле борыч, кара борыч, 1 стакан кайнап суынган су.

Газетабызның дусты, Кукмарада яшәүче Гөлшат Мөхәммәтҗанова өй шартларында тәмле итеп балык тозларга өйрәтә.

Кирәкле ризыклар: 3 чи балык 2 баш суган 4-5 тырнак сарымсак 1 кашык тоз 1 чәй калагы шикәр комы 5 аш кашыгы сыек май 4 аш кашыгы 9 процентлык серкә лавр яфрагы исле борыч кара борыч 1 стакан кайнап суынган су.

Эш барышы: 1 стакан кайнаган суны суытырга куябыз. Туңдыргычтан алып, чак кына җебетелгән балыкны юып, койрык, канатларын кисеп, эчләрен алып, кирәкле размерда турап, тирән савытка салабыз. Шунда ук лавр яфрагы , борыч салабыз, суган сармсакны турап салабыз. Суынган суга тоз,  шикәр комы, үсемлек мае,  серкә (уксус)не салып  бөтенесен дә болгатып , балык өстенә салабыз. Тозлы су белән балыкны 2 литрлы банкага тутырып, суыткычка куябыз. 1 тәүлектән әзер була.

Артык мәшәкәте юк, ә тәмлелеккә бик тәмле ди Гөлшат ханым. әзерләп, карагыз әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев