Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

“Яңа ел” салаты

Бәйрәм өстәлен тәмле, үзенчәлекле бизәлгән салатлардан башка күз алдына да китереп булмый.

Бәйрәм табынына әзерләнә торган "Яңа ел" салаты бар икәнен белә идегезме дуслар. Аны ясар өчен менә нәрсәләр кирәк:

- 200 грамм пекин кәбестәсе;

- 2 мандарин;

- 150 грамм майсыз ветчина;

- 60-80 грамм каты сыр;

- 0,5 банка кукуруз;

- 2 аш кашыгы каймак;

- 1 аш кашыгы майонез;

- тоз, кара борыч, яшел тәмләткечләр.

Эш барышы: Пекин кәбестәсен, ветчинаны саламлап турыйбыз. Сырны угычтан кырабыз. Мандариннарны чистартабыз, кисәкләргә аерабыз. Алар вак булса, тагын да яхшырак, турарга кирәкми, салатка суты азрак чыгачак.

Укроп, петрушка кебек яшел тәмләткечләр, ярты банка кукуруз, тоз, борыч салабыз. Каймак белән майонезны бергә кушабыз һәм салатны яхшылап бутыйбыз.

Салат савытына салгач, мандариннар белән бизибез.

https://alluki.ru фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт