Яңа ел табынына - телең йотмалы кыздырылган тавык рецепты
Тавык кыздыруның әллә ни сере юк та кебек, шулай да махсус маринадта тотып пешерсәң, ул тагы да тәмлерәк була.
Тавык кыздыруның әллә ни сере юк кебек инде. Тавык кисәкләрен берничә сәгатькә маринад белән болгатасың.
Маринад өчен кирәк:
- Томат пастасы
- Соя соусы
- Имбирь кырылган, бал
- Тәмләткечләр (тоз, борыч, үләннәр)
- Эш барышы:
Имбирьне кыргычтан кырып, шуны бал белән болгатып куярга. Әзерләгән әйберләрдән маринад ясап, тавыкны болгатып, берничә сәгать тотарга. Аннары 180 градуста 45-50 минут пешереп, алыр алдыннан икенче ягын әйләндереп кыздырып алырга да була. Янына бәрәңге куеп пешерерсәң дә тәмле була.
фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев