Июльдә бакча эшләре
Киңәш-табыш

Июльдә бакча эшләре

Һәр культураны да диярлек өстәмә тукландыру мөһим.

–    Җимеш агачлырын һәм куакларны вакытында тукландырырга, артык ботакларын кисәргә, авырулардан сакларга.
–    Биек үскән чәчәкләрне бәйләп куярга, кипкән чәчәкләрен алырга.
–    Колорадо коңгызы, фитофтороз, кәбестә чебене, борча кебек корткычлар белән көрәшергә. Моның өчен атна саен Биостоп, Битоксибациллин, Фитоверм, Лепидоцид кебек биологик чаралар кулланырга. 
–    Җәй уртасында һәр культураны да диярлек өстәмә тукландыру мөһим. Моның өчен тавык, сыер тизәге яки үләннәр ачытырга кирәк. 10 литр суга 1 стакан күләмендә кулланырга. 
–    Күп кенә үсемлекләрдә үлән бете (тля) барлыкка килә. Аңа каршы көл-сабын, чистотел-әрем, сарымсак, керән, тузганак, табак кайнатмасы яхшы чара. Корткычларга каршы бакчада лаванда, бөтнек, мелиса, горчица үстерү дә ярдәм итә, алар бу үсемлекләрнең исен яратмый. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев