Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Җиләк-җимешнең сыйфатлысын гына алыгыз

Ни генә әзерләсәгез дә җиләк-җимешнең бары тик яңа җыелганын, сыйфатлысын алырга кирәк.

Кайбер хуҗабикәләр яшелчәләрнең бозыла башлаган урынын кисеп ташлап, кайнатырга яки пешерергә утырта. Белгечләр аңлатуынча, бозыла башлаган җимешләрдә микотоксиннар барлыкка килә, алар кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Шунысы да бар, бу канцерогеннар озак кайнатканда да бетми.
Чия, абрикос, персик кайнатмалары ясаганда да, төшен алып ташларга, яисә андый кайнатманы тиз вакыт эчендә ашап бетерергә кирәк. Бу җимешләрнең төшләрендә амигдалин матдәсе бар, ә ул организмга эләккәч, агулы синиль кислотасына әйләнә. Кайнатма озаграк сакланган саен аңа агуның күбрәк күчү куркынычы бар, ди белгечләр.

 

Фото: 1zoom.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт