Йомырка кабыгын ташламагыз
Киңәш-табыш

Йомырка кабыгын ташламагыз

Бакчачылар өчен киңәшләр.

*Бәрәңгене сукыр тычканнан саклау өчен утыртканда чокырына йомырка кабыгын (эре кисәкләргә таркатып) салып калдыралар.
*Кәбестә түтәленә сипкәндә, лайлачлар юкка чыгачак.
*Йомырка кабыгын карбыз, кавын, баклажан, борыч һәм чөгендер дә ярата. Аларның үсүе өчен микроэлементлар бик күп кирәк. Бу яшелчәләрне утыртканда кабыкны, ваклап, чокырына сибәләр.
*Туфракта кальций җитмәсә, помидор (үсентесе түгел, яшелчә үзе) төбеннән чери башлый. Аннан котылу өчен үсенте төбенә йомырка кабыгын ваклап сибәргә кирәк. Бераздан чир чигенәчәк.
*Тәрәзә төбендәге үсентеләрдә караяк чире (сабакның түбәнге өлеше карала) булмасын өчен туфрак өстенә йомырка кабыгын ваклап сибү файдалы.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев