Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Искиткеч тәмле торт

Баллы-татлы ризыкларны зурлар да, кечкенәләр дә бик ярата. Үз кулларың белән пешерелгән торт исә тагын да тәмлерәк була. Моны истә тотып, игътибарыгызга бер рецепт тәкъдим итәбез.

Лимон бисквиты өчен кирәк:
- 2,5 йомырка
- 75 гр шикәр комы
- ярты лимон кабыгы
- 1,5 стакан лимон согы
- 75 гр он
Эш тәртибе: Йомыркаларны шикәр комы белән яхшылап болгатабыз. Соңыннан лимон кабыгы, лимон согы һәм әкренләп кенә он өстибез. Килеп чыккан камырны 20 см булган махсус формага җәеп куябыз һәм 20 минутлап пешереп алабыз. 

 

Эремчекле суфле өчен кирәк:
- 310 гр эремчек
- 125 мл сөт
- 125 гр шикәр комы
- 19 гр желатин
- 210 мл 33-35%лы сөт өсте
Эш тәртибе: Желатинны 115 мл салкын суда тотып алабыз. Сөткә шикәр комы кушып, шуны плитә өстендә җылытып алабыз. Кайнар сөткә желатин салабыз. Аннары исә шушы массаны бүлмә температурасында торган эремчеккә кушабыз. Соңыннан йомшартып алу өчен блендер белән болгатып алабыз. Сөт өстен дә блендер белән күпертеп алабыз да, эремчекле масса белән болгатабыз. Тортны җыярга уңайлы булсын өчен аны махсус кондитерлар боҗрасы эчендә әзерлибез. Иң беренче бисквит, аның өстенә әз-әзләп кенә сөт салабыз (пропитка ясыйбыз), аннары исә эремчекле суфле агызабыз. Шуны беразга суыткычка куеп торабыз. Шул арада желе әзерләүгә керешәбез. Торт өчен 180 мл желе кирәк булачак. Суфле тортка яхшы итеп береккән булырга тиеш, моны торт суыткычта булганда ук карап торырга кирәк. Соңыннан исә суфле өстенә катырылган кура җиләген (180 гр җитә) җәеп куябыз. Җиләк артык сулы булмасын өчен, аны алдан ук суыткычтан алырга һәм киптерергә кирәк. Җиләк өстенә желе агызабыз, соңыннан исә кабаттан суыткычка тыгып куябыз. Торт әзер булгач, аны боҗра эченнән алырга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт