Кабачкидан варенье ясый беләсезме?
Киңәш-табыш

Кабачкидан варенье ясый беләсезме?

Телең йотмалы тәмле була икән.

Кабачкидан ясалган кайнатмада кабачки тәме бөтенләй булмый икән. 

Кайнатма өчен кабыгы һәм орлыклары чистартылган 1 кг кабачки, ярты стакан әстерхан чикләвеге, 1 лимон, 2 стакан шикәр комы, 150 мл су кирәк. Лимонны турап, орлыкларын алып ташлагыз, блендерда ваклагыз. Калын аслы кәстрүлгә лимонны салыгыз, шикәр комы өстәп, эретеп бетерегез. Кабыгы һәм орлыгы алынган кабачкины ваклап турагыз, лимонлы сиропка салыгыз, шикәрне өстәп бетерегез, әстерхан чикләвеген салыгыз (ваклап та, вакламыйча да ярый).

Кайнатманы салмак утта 45 минут пешерегез. Аннары стериль банкаларга салып, стериль капкачлар белән каплагыз.

фото: https://ru.freepik.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев