Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Калкансыман биз дөрес эшлиме?

Аның нормаль эшлиме-юкмы икәнен гадәти градусник ярдәмендә тикшереп була.

Температураны иртүк, йокыдан уянуга, торганчы ук тикшерергә кирәк. Бу ысулны 50 ел элек табиб Отто Барнс тәкъдим иткән дип язалар. Ул калкансыман бизнең температурасы аның сәламәт эшлиме-юкмы икәнлегенең күрсәткече булуын ачыклаган.

Градусникны кичтән әзерләп куярга кирәк. Терекөмеш баганасы 35 градус күрсәткеченнән түбәнрәк булырга тиеш. Уянуга ук градусникны муен чокырына куярга. 10 минут тирәсе тотарга һәм тикшерергә кирәк. Температура 36,5-36,8 арасында икән, барысы да тәртиптә. 36,5 градустан түбәнрәк булса, гипотиреоз булуы ихтимал. Ягъни калкансыман биз актив эшләми. Шуңа да сез хроник ару сизәсездер, депрессия, хәтер начараюдан җәфаланасыздыр. Чәч тә коелуы бар. Әгәр температура 36,8 градустан югарырак икән, гипертиреоз булуы бар. Ягъни биз артык актив эшли. Организмда ялкынсыну процессы баруы ихтимал.
Дөрес күрсәткеч булсын өчен моны өч көн рәттән эшләргә кирәк.

Әмма бу дөрес диагноз дигән сүз түгел, моны табибка мөрәҗәгать итү өчен сәбәп дип кабул итегез. Берничек тә үзегезне мөстәкыйль дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев