Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кишер яфрагы белән помидор маринадлау

Тәҗрибәле бакчачы, газетабызның дусты Рәмзия Әхмәдуллина искиткеч тәмле помидор маринадлау рецепты тәкъдим итә.

– Бик тәмле, уңышлы рецепт белән бүлешәм әле. Аны күпме япсам да, Яңа елга кадәр бетә ул. Стерильләштерелгән банкаларга төбенә мулрак итеп кишер яфрагы (яхшылап юып), 1 литр банкага 1 тырнак исәбеннән сарымсак салабыз. Помидорларны тутырабыз да кайнар су коеп, 15 минут тотабыз. Шул арада рассол әзерлибез. 

1 литр суга 1 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, 70 грамм 9%лы уксус салабыз. Банкалардагы суны түгеп, кайнап чыккан рассолны помидорлар өстенә салып, тимер капкач белән каплыйбыз. Җылы әйбер белән төреп куябыз. Шуның белән тәмам! Эше дә ансат кына, тәмгә дә тәмле була! – дип яза бакчачы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев