Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Крыжовниктан ашап туймаслык джем

Крыжовник антиоксидантларга бай, онкология авыруларын кисәтә. Анда ашкайнату эшчәнлеген җайга салучы клетчатка күп.

Бакчаларда җиләк-җимеш өлгергән чак. Инде менә крыжовник  та балланды. Анна исә бик тә тәмле джем ясап була. Игътибарыгызга шуның рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: 1 кг яшел крыжовник, 600-700 грамм шикәр комы, 200 мл су.
Эш барышы. Банкаларны һәм капкачларны кайнар су белән юарга һәм 10 минут стерильләштерергә. Крыжовникны җылы су белән юарга һәм чистартырга.

Крыжовник өстенә су салырга, кайнатып чыгарырга һәм, сүрән утка куеп, 20 минут пешерергә. Уттан алырга, суытырга, блендер белән вакларга, аннары иләк аша чыгарырга. Бүленеп чыккан сокны марля аша үткәрергә, уртача утта 10 минут пешерергә, гел болгатып торырга.
Сокка шикәр комы салып, уртача утта гел болгатып торырга, шикәр комы эреп бетәргә тиеш. Гәрәбә джем килеп чыга. Джемны кайнар килеш банкаларга тутырырга. Суыткычта яки базда сакларга.

Беләсегез килсә, крыжовник бик файдалы да икән әле. Ул антиоксидантларга бай, онкология авыруларын кисәтә. Анда ашкайнату эшчәнлеген җайга салучы клетчатка да күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт