Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кура җиләге аспиринны алыштыра

Организм өчен үтә файдалы бу җиләктә салицил кислотасы бар. Ә ул аспирин (ацетилсалицил кислотасы) кебек тәэсир итә – ялкынсынуны киметә, тән температурасын төшерә, авыртуны баса һәм канны сыеклата.

Шул ук вакытта кура җиләгенең башка органнарга тамчы да зыяны юк (ә аспирин, озак кулланганда, ашказанының лайласыман тышчасына бәрергә мөмкин, шуңа күрә бу даруны ашказаны җәрәхәтеннән һәм гастриттан интегүчеләргә саклык белән генә кулланырга кирәк). Салицил кислотасы җиләктә термик эшкәрткәннән соң да сакланып кала. Шуңа күрә кура җиләген чи килеш кенә түгел (әмма ярты стаканнан артык ашау киңәш ителми), кайнатма, джем, компот рәвешендә дә шикләнмичә кулланырга бу¬ла. Киптерелгән җиләк бигрәк тә зур дәвалау үзенчәлегенә ия (чи җиләктә ялкынсынуны бетерү, тән температурасын киметү үзенчәлеге юк). Ул үзенең сихәтен ел дәвамында саклый. Кура җиләге фолий кислотасына да бай. Монысы яшь ханымнарга сау-сәламәт бала табу мөмкинлеген арттыра. Салкын тигәннән җиләкле чәй: 1 аш кашыгы кипкән җиләккә 200 г кайнап торган су салып пешерергә һәм чәй кебек эчәргә.   

Фото: mir-ogorodnikov.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт