Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кура җиләге белән эремчекле-каймаклы тарт

Сезгә тиз генә әзерләнә торган тарт рецепты тәкъдим итәбез. Бик тәмле килеп чыга.

Камыр өчен кирәк: 

Ак май – 180 грамм
Йомырка – 1 данә
Он – 270 грамм
Камыр көпшәкләндергеч – 5 грамм
Чеметем генә тоз

Эремчекле-каймаклы эчлек өчен: 

Эремчек – 400 грамм
Каймак – 300 грамм
Йомырка – 3 данә
Шикәр комы – 150 грамм
Ваниль шикәр комы – 1 чәй калагы 
Кукуруз крахмалы – 2 аш калагы 
Бизәр өчен кура җиләге дә кирәк булачак 

Иң беренче чиратта духовкагызны 180 градуска кадәр кыздырып куегыз. Йомырканы чәнечке ярдәмендә бутап аласыз. Аңа өй температурасында торган ак май, он, камыр көпшәкләндергеч, тоз салып, янәдән болгатып алабыз. Әлеге массадан камыр басасыз. 

Камыр түгәрәк итеп җәясез дә, шуны алдан әзерләп куелган формага җәясез. Чәнечке ярдәмендә камырны төрткәләп чыгасыз да, 15 минутка духовкага куеп аласыз. 

Шул вакыт эчендә эчлек әзерлисез. Миксер ярдәмендә йомырка белән шикәр комын агарганчы болгатып аласыз. Шуның өстенә каймак агызасыз да, янәдән болгатып аласыз. Шул массага крахмал, эремчек саласыз һәм тагын болгатасыз. 
Камырны духовкадан аласыз да, шуның өстенә эчлекне агызасыз. Шуның өстенә кура җиләге тезеп куясыз. Тартны духовкага 30-40 минутка тыгып куясыз. Чәйләрегез тәмле булсын!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев