Кура җиләгенең хатын-кызлар авыруыннан ярдәме зур
Киңәш-табыш

Кура җиләгенең хатын-кызлар авыруыннан ярдәме зур

Кура җиләге «хатын-кызлар җиләге» санала. Аның хатын-кыз авыруларыннан ярдәме зур. Кура җиләгенең сихәте кайнатмаларда да саклана. Хатын-кызларга җиләге генә түгел, яфраклары да бик файдалы.

Хатын-кыз авыруларыннан кара кура җиләген дә кулланырга була. Икесе дә климакс билгеләрен җиңеләйтә ала. 

Кура җиләгендә салицил кислотасы бар. Киптерелгән кура җиләгеннән чәй температураны төшерә, аспиринны алыштыра. 2 аш кашыгы киптерелгән кура җиләген 1 стакан кайнар суга салып, 30 минут төнәтергә. Салкын тигәндә, көнгә 4 тапкыр ашар алдыннан 0,5әр стакан эчәргә киңәш ителә. 

Аллергия, бөерләрдә һәм бәвел куыгында ташлар булганда, подаградан тилмерүчеләргә кура җиләге белән дәваланырга ярамый. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев