Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кухняда раковина тыгылса, нишләргә?

Белгечләр киңәшләре.

Кухняда раковина тыгылып, нишләргә белмичә интеккән кешеләр юк түгелдер. Андый вакытта бит махсус порошок артыннан тиз генә кибеткә дә чыгып йөгереп  булмый. Белгечләр дә чакыртасы килми. Нишләргә була соң? Белгечләр киңәшләр бирә. 

Торба тыгылса, кер порошогы да ярдәм итәргә мөмкин. Бөке бик нык булмаса, кер порошогы һичшиксез булыша.

Раковина тишегенә кер порошогы салыгыз - чама белән 4-5 аш кашыгы. Шуңа бераз кап-кайнар су агызыгыз да төнгә калдырыгыз, диелә бу хәбәрдә.

Тоз, сода һәм аш серкәсен кушып, торбаларны чистартырга була. Шул эремәне салып җибәргәч, торба бушанып китә. Тик кайчакта боларның барысы да берьюлы кул астында булмый.

Сантехниклар сода, тоз, аш серкәсе ярдәмендә чистарту өчен өч ысул тәкъдим итә. 
Сода һәм тоз: торбага ярты чокыр сода, ярты чокыр тоз салырга һәм 10 сәгатькә калдырырга.
Сода һәм аш серкәсе: ярты чокыр сода, ярты чокыр аш серкәсе салып, торбаны бөке белән капларга һәм 2 сәгатькә калдырып торырга.
Сода һәм кайнар су: бер стакан содага өч стакан кайнар су салырга һәм торбага салырга.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт аш-су