Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кышка - иң тәмле салат

Уңган хуҗабикәләр бу көннәрдә кышка дип, чөгендерле борыч салатын әзерли. Сез дә ясап карагыз әле.

Салатны ясау  кирәк:

- 3 кг болгар борычы;

- 1 кг кишер;

- 3 чөгендер;

- 3 суган;

- 2 кг кызыл помидор;

- бераз үсемлек мае;

- 1 чәй кашыгы тоз;

- 2 чәй кашыгы шикәр комы;

- ярты чәй кашыгы төелгән борыч.

Кишер, чөгендерне эре угычтан уып, суганны ярымбоҗралап турап, үсемлек маенда йомшарганчы кыздырабыз. Эче алынган борычларга кыздырылган яшелчәләрне тутырабыз. Бик тыгыз итмәскә кирәк.

Помидорны иттарткычтан чыгарып, киң савытка бушатабыз да, кайнатырга куябыз. Кайнап чыкканнан соң тоз-шикәрне, төелгән борычны һәм тутырылган борычларны салып, 30-40 минут пешерәбез.

Борычларны парланган пыяла банкаларга тутырабыз. Ә табакта калган помидор согын тагын бер кайнатып чыгарып, борыч өстенә агызабыз да, калай капкач белән томалыйбыз.

фото: https://to-dacha.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт