Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Ландыш Нигъмәтҗановадан өчпочмак рецепты

Җырчылар Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишев ялларны балалары Әнвәр, Ләйлә, Гомәр, Каюм белән үткәргәннәр. «Балалар рәхәтләнеп җырлап, күңел ачып йөрделәр», – дип язган җырчы социаль челтәрләргә.

Җырлы гаилә кызлары Ләйләнең дә хыялын тормышка ашырганнар – аңа төрле прическалар ясарга өйрәнә торган кыз башы бүләк иткәннәр.

Моннан тыш әниле-кызлы бергәләшеп тәмле өчпочмаклар пешергәннәр. 

Ландыштан өчпочмак рецепты сезгә дә тәкъдим итәбез

Кирәк: 1 кап ак май, 0,5 стакан сыек май, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы сөт өсте (куе сметана), 1 стакан сөт, кирәгенчә он. 

Камырны әйбәтләп озак итеп басарга кирәк.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев