Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

«Наполеон» торты РЕЦЕПТЫ

Кирәк: он 4 стакан (250 мл), атланмай 400 гр (маргарин), йомырка 1, тоз, аш серкәсе 1 аш кашыгы, сап-салкын су.

Эш тәртибе:

Онга атланмайны ваклап салабыз һәм валчык хәленә килгәнче уабыз, тиз-тиз генэ эшлисе.

Стаканга йомырканы сытабыз, чеметем генә тоз, аш серкәсе салып болгатабыз һәм стакан тулганчы салкын су өстәп, болгатып, шуны онга кушып камыр басабыз. Әзер камырны тигез өлешләргә бүлеп, чама белән 10 -13 кисәк, нинди зурлыкта ясавыгызга карап, түгәрәкләр ясап, пленка белэн каплап, суыкка куеп торабыз, ярты сәгать чамасы.

Камырны җәеп, чәнечке белән тишкәлибез, кабарып пешмәсен өчен, һәм кызу духовкада пешереп алабыз, кызулыгына карап 3-5 минут чамасы пешә бер корж.
Крем: атланмай белән сгущенканы яхшылап күпертәсе.

Кремны коржларга сылаганнан  соң, әзер тортның өстенә тигез өслек куеп, бәләкәй куна тактасы, мәсәлән, өслек өстенә, авырлыгы тигез тошәрлек итеп, ааыр әйбер куеп, ярты тәүлек чамасы суыкта тотсаң бик әйбәт була.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/napoleon-torty-retsepty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев