Ни өчен йокыдан торуга урынны җыеп куярга ярамый?
Киңәш-табыш

Ни өчен йокыдан торуга урынны җыеп куярга ярамый?

Торуга урын-җирне рәтләп кую пөхтәлек билгесе булса да, моның начар ягы бар.

Галимнәр фикеренчә, йокыдан торуга ук урын-җирне җыеп куярга ярамый.  Чөнки аның урын-җирендә тән тиресе, тир һәм башка микрокисәкчекләр кала. Аларда тере микроорганизмнар һәм бактерияләр була. Әгәр урын-җирне торуга ук җыеп куйсаң, әлеге микроорганизмнар тукымада үрчүен дәвам итә.

Урын-җирне бераз вакытка ачык килеш калдыру хәерле. Җәймәне ачыгыз, бүлмәгә кояш нурлары керсен. Шулай иткәндә ультрашәмәхә нурлар һәм саф һава тәэсирендә зарарлы микрорганизмнар үлеп бетә, диелә бу хәбәрдә.

фото: https://ru.freepik.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев