Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Ни өчен машина багы тулганчы бензин салырга ярамый?

Вакуум аркасында бензонасос сафтан чыгарга мөмкин.

«АвтоВзгляд» порталы машинага бензин салу турында киңәшләр бирде.

Сез трассадан барганда, бензин бетә дип кызыл лампочка яна башлады, ди. Юл буендагы теләсә кайсы автозаправкадан бензин тутырырга ашыкмагыз. Яхшы заправкага барып җитәрлек кенә бензин салып торыгыз. Белмәгән урында сыйфатсыз бензин тутырып куюгыз бар.

Бакка бензин күп салганда, вентиляция турында искә төшерегез. Бензин багының җилләтү системасы бар. Савытны сыеклык белән шыплап тутырдыгыз ди. Бара торган машина шуннан аз-азлап кына бензин ашый. Нәтиҗәдә вакуум — һавасыз бушлык барлыкка килә. Шушы вакуум аркасында бензонасос сафтан чыгарга мөмкин. 

Әле яңа сатып алынган машиналарда мондый хәл тиз генә килеп чыкмас. Тик тотылган машиналарның багын мөлдерәтеп тутырып йөрү безонаносны сафтан чыгара, ди белгечләр.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт