Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Нинди кайнатма иң файдалысы?

Кайбер кайнатмалар бактерияләр килеп чыгуын һәм үрчүен булдырмый.

Сырганак кайнатмасы С витаминына бай, ул югары температурада эшкәрткәндә дә саклана. Сырганак кайнатмасын шәп антиоксидант, табигый антибиотик дип атарга була. Ул зарарлы бактерияләр килеп чыгуын һәм үрчүен булдырмый.

Кизил кайнатмасы ашказаны, эчәклек, бөер һәм бавыры авырткан кешеләргә файдалы. Ул баш авыртудан да ярдәм итә. 

Айва кайнатмасы астма булганда, салкын тигәндә файдалы.  

Мүк җиләге кайнатмасы кан басымын төшерә, кандагы холестерин күләмен киметә, йөрәк авыртканда, физик йөкләнеш зур булганда ярдәм итә.

Миләш кайнатмасы кан басымын көйли, акыл һәм физик йөкләнеш вакытында ярдәм итә. 

Кавын кайнатмасы кан ясалу процессларын яхшырта, стресс белән көрәш өчен ярдәм итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев