Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Рәссам Хәния Гәрәевадан каз һәм үрдәк каклау рецепты - ФОТОЛАР

«Казны яки үрдәкне кояшта тотып алырга кирәк. Аның майлары агып бетәргә тиеш, – ди ул.

– Үрдәкне ничек итеп салкын какларга соң? Мондый ысулны безнең ерак әбиләребез дә кулланган. Ә без көздән үк авылдашлар белән өмә оештырган идек. Ахирәтләрем белән бергә ике үрдәкне тозлап, кәгазьгә төреп элеп куйдык. Болай итеп әзерләнгәндә үрдәк аеруча тәмле килеп чыга.  

Бер үрдәккә 800 грамм, ә бер казга 1 кг тоз белән эчен, тышын ныгытып уып, пергамент кәгазьгә төреп, бәйләп, көздән элеп калдырасың. Март аенда тозыннан арындырып, ягьни җылымса суда ярты көн тоткач, киптереп, эченә агачтан чыра яки ботак белән тарттырып (тагын да яхшылап җилләнсен өчен) элеп куясың. Шул рәвешле бер ай җилләгәч (сарайда яисә башка караңгы урында), ярты көн кояшта киптерәсең. Соңыннан казны яки үрдәкне тагын бер көн кояшта тотып алырга кирәк. Аның майлары агып бетәргә тиеш, – дип уртаклашты Хәния ханым. 

Фото Хәния Гәрәевадан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев