Тары кыстыбые
«Әни пешерә иде бәләкәй чакта яратмый идек, эх ашыйсы килә хәзер...»
Кичә социаль челтәрләребездә кыстыбый фотосын куйгач, “Одноклассники”да Энҗе Җаббарова аның эчлеге турында сораган.
“Тары ярмасы белән эчен ничек ясарга әле? Ашыйсы килеп китте, әни пешерә иде бәләкәй чакта яратмый идек, эх ашыйсы килә хәзер” дип язган ул.
Аңа җавап итеп Наилә Гыйләҗева-Гыйбадуллина рецептын язган, фотосын да җибәргән:
– Тары ярмасын юып суга салырга, кайнатып чыгарырга һәм бөтен суын түгәргә. Шулай итсәң ачысы бетә. Сөт салып ботка пешерергә. Аз гына тоз, шикәр, ак май салырга. Гел болгатып торырга.
Камырга ниләр саласын үзегез дә беләсездер, шулай да бер варианты мондый - 3 йомырка, 2 аш кашыгы майонез, 2 аш кашыгы су, ярты стакан сыек май, тоз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев