Ташкабактан – тәмле икра
Киңәш-табыш

Ташкабактан – тәмле икра

Ташкабак (кабачки) организмны күп төрле витаминнар белән туендыра, бигрәк тә анда С һәм В витаминнары шактый.

Ташкабакның (кабачки) файдалы яшелчә, калий, фосфор һәм кальций чыганагы икәнен белгән бакчачылар аны ел саен күпләп үстерә. Ул организмны күп төрле витаминнар белән туендыра, бигрәк тә анда С һәм В витаминнары шактый. Шулай ук аннан төрле тәмле кабымлыклар да ясарга була. Игътибарыгызга әнә шуларның берсен тәкъдим итәбез.

Моның өчен кирәк булачак: 2 олы ташкабак, 2 данә кишер, 1 кг помидор, 10 төш сарымсак, 1 аш калыгы көнбагыш мае, тәменчә тоз, борыч.

Эш барышы: яшелчәләрне чистартабыз, иттарткыч аркылы чыгарабыз. Суы беткәнче пешерәбез. Аннан көнбагыш мае, сарымсак, тоз, шикәр комы өстибез дә тагын 10 минут кайнатабыз. Соңыннан стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев