Тиз өлгерә торган балык шулпасы
Язгы салкын су балыгы иң тәмлесе.Әммә бу шулпаны төрле балыктан әзерләргә була.
Чистартып салкын су белән юылган елга яисә диңгез балыгын 5 см киңлектә аркылыга турыйлар да кайнап торган суга салалар, тоз, борыч, туралган башлы суган өстиләр һәм кайнатып чыгаралар.
Пешеп җиткәндә, туглап йомырка һәм дәфнә яфрагы салалар.
Ашның суганы пешер-пешмәс булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев