Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Тормыш иптәшен табу җиңелме? (психолог киңәше)

Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр шундый нечкә: кайчак аларны җимерергә бер саксыз сүз, бер ялгыш адым җитә. Шуңа күрә дә ике арадагы хисләрне саклау өчен бик тырышырга туры килә. Тиң ярыңны ничек табарга? Кайбер кеше бик җиңел таныша, ә кемгәдер бу авыр бирелә. Бу нилектән шулай? Бу һәм башка сорауларга коуч-психолог Илүзә Әминова җавап бирә.

Тормыш иптәшен сайлаганда без яхшы, матур сыйфатларны аңа «тагып» диярлек куябыз. Ул шундый булырга тиеш, төс-кыяфәте, үзен тотышы шундый булса яхшы дип фикер йөртәбез. Тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, кеше гаиләдә нинди гаилә моделе, бер-береңә карата нинди мөнәсәбәт күреп үсә – шуларны үзендә дә булдыра алырдай тормыш иптәше эзли. Монда ике төрле очрак булырга мөмкин. Кеше көчле психикалы икән, ул үзе күреп үскән әти-әниләренең гаилә моделен үзенә күчерә. Бу гаилә моделе ошамый икән, шуның капма-каршысын сайлый. Икенче очрак – кешенең психикасы көчсез икән, ул нинди гаилә моделе күрә, яхшымы ул, начармы, шуны үзенең тормышына күчереп куя. Яхшы модель булса, һичшиксез, бик әйбәт. Тик начар гаилә моделе булган очракта, ул үзенә балалык җәрәхәтләре белән бергә начар мөнәсәбәтләрне дә күчереп куя дигән сүз. Үскән чагындагы бөтен начар уйларны, хисләрне ул үз баласына да күчерә барачак! Бу киләчәктә бик зур проблемалар китереп чыгарырга сәләтле. 

Тормыш иптәшен сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә? 

* Юмор хисе. Сайлаган кешегез шаярта белә, вак-төяккә игътибар итми, юмор хисен аңлый торган булса яхшы. Әлбәттә, бөтен әйберне юморга гына да борып җибәрү дөрес түгел – андый кешеләр җавапсыз була. 

* Чит кеше фикеренә хөрмәт белән карау. Сөйгән ярыгыз сезнең фикерне ишетми, гомумән, тыңламый икән, димәк, сезгә уйланырга урын бар. 

* Уртак кызыксынулар булу. Алар ике кешене бик якынайта. Әйтик, сез бергә балык тотарга, табигатьтә ял итәргә яисә актив спорт яратасыз, икегез дә җырлыйсыз, шигырь язасыз икән – бу бик әйбәт. 

* Тормыш иптәше итеп сайлаган кешегезгә ышану. Бу бик мөһим. Һәм аңа таяна алырга тиешсез. 

* Мөнәсәбәтләрдә «химия» – хисләр булу. Ансыз мөмкин түгел. 

* Кимчелекләрне кабул итү. Бөтен кешенең кире яклары була, әмма сез аларга артык игътибар бирмәскә тиеш, киресенчә, йомшартып җибәрү мөһим. Кимчелекләре белән дә кабул итәрдәй кеше табу – үзе бер рәхәтлек бирә түгелме?!  

Гөлия Ибатуллина әзерләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев