Киңәш-табыш

Тоз дымланса, чәйнеккә юшкын утырса...

- Алюминий кәстрүлнең төсе тоныкланса, анда алма кабыгы кайнатып алырга киңәш ителә.

- Әгәр тоз дымланып китсә, аңа бераз дөге салып куегыз.

- Сөт тиз ачымасын өчен аңа берәр чеметем тоз салып куярга киңәш ителә.

- Әгәр сезгә йомырканың агы гына кирәк икән, аның кабыгын ике яктан да юан энә белән тишегез. Йомырка агы агып чыгар, ә кабык эчендә калган сарысы озак вакыт суыткычта саклана ала.

- Кайбер рецептларда еш кына уылган бәрәңге кулланыла. Мәсәлән, коймак әзерләгәндә. Ул каралмасын өчен, бәрәңгегә бераз кайнар сөт өстәргә кирәк.

- Ботка тизрәк пешсен өчен, аны акрын гына болгатырга кирәк. Тизрәк болгаткан саен, ул озаграк пешәчәк.

- Фасольны йомшак булганчы пешерергә кирәк. Каты фасольдә организм өчен зыянлы матдәләр бар.

- Суган чистарткач, кулдагы исне су һәм аш серкәсеннән ясалган катнашма юып бетереп була.

- Пешкәндә йомырка ватылмасын һәм агы агып чыкмасын өчен, суга 1-2 аш кашыгы аш серкәсе салырга кирәк.

- Аш бүлмәсендәге сасы истән әфлисун яки лимон кабыкларын яндырып котылырга мөмкин. Ә суыткычтагы исне бетерергә активлаштырылган күмер яки кулланылган чәй пакетлары ярдәм итәр.

- Ипи савытын 9%лы аш серкәсе белән сөртеп алу, андагы исне дә, күгәрекне дә бетерер.

- Чәйнектәге юшкыннан котылу өчен, бәрәңге кабыгы салып кайнатыгыз.

- Йоклар алдыннан, аякларыгызны салкын су белән юыгыз. Болай эшләү тизрәк йоклап китәргә һәм чыныгырга ярдәм итәчәк. Кан тамырлары һәм капиллярларга да файдасы тиячәк.

- Әгәр киемнәрегезне көя күбәләгеннән саклыйсыгыз килә икән, шкафка яран гөл яфраклары куегыз. Әфлисун кабыклары бу бөҗәкләрдән сакламый.

- Алтын бизәнү әйберләрен 5 минутка баллы суга салып торсагыз, алар тагын да ялтырабрак китәр.

- Суган әрчегәндә елыйсыгыз килмәсә, пычак очына икмәк йомшагы куярга киңәш итәбез.

- Пешкән яшелчәләрне суда озак тотарга ярамый, алар тәмсезләнәләр. Шуңа күрә пешеп җитү белән яшелчәне дуршлагка салып саркытырга кирәк. Бары тик чәчәкле кәбестәне генә суында бераз тотарга ярый.

- Ысланган казылыкның кабыгы начар чистартылса, аны 2-3 минут кайнар суда тотарга кирәк.

- Чүпрәгә изгән әче камырны суыткычта берничә тәүлек сакларга мөмкин, тик камыр өстенә аз гына он сибеп куярга кирәк

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев