Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Тузганакта витаминнар күп

Тузганак тимер, фосфор, калий, А һәм С витаминнарына, шулай ук аксым кушылмаларына бай. Аның согында сидек кудыру тәэсиренә ия булган тараксацинның ачы матдәсе бар. Тузганак шикәр чире, үт куыгы һәм бавыр авыруларына, авитаминоз, анемиягә каршы көрәштә ярдәм итә.

Тузганактан рецептлар:
1.    Ике чәй кашыгы вакланган тузганак тамырын һәм үләнен 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтеп сөзегез. Шуны ашарга 30 минут кала, көнгә дүрт тапкыр чирек стакан эчегез. Бу рецепт сезне хәлсезлектән коткарыр. 
2.    Яңа әзерләнгән тузганак согын (50 мл), ашарга 30 минут кала, көнгә ике тапкыр өч атна дәвамында эчегез. Бу сок йокысызлыктан интегүчеләр өчен бик файдалы. 
3.    Тузганак тамырыннан яңа гына әзерләнгән сокны һәм дөге кайнатмасын бермә-бер (1:1) күләмдә кушып, ашарга 30 минут кала, көнгә өч-дүрт тапкыр 50 мл эчегез. Бу хәтерне яхшыртырга булыша. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тузганак