Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Үзәк банк мошенниклар иң еш куллана торган сүзләрне атады

Мошенникларга алданып, ялларыгызның ямен җибәрә күрмәгез.

Мошенникларның даими рәвештә алдау тактикаларын үзгәртүләренә карамастан, аферистларны җиңел танып була торган сүзләр бар. Россия Үзәк банкы Телеграм-каналында әлеге фразаларны бастырып чыгарды.

Беренчесе: «кредитка гариза рәсмиләштерү». Әгәр дә бернинди займ рәсмиләштермәгәнсез, ә сезгә «сезнең өчен кредит якынча хупланган» дип әйтәләр икән, кыю рәвештә трубканы куя аласыз. Үзәк банкта моны артыгын сөйләп бетермәс өчен эшләргә чакыралар, югыйсә акчагызны урлау белән тәмамланачак.

«Сезгә Үзәк банк хезмәткәре шалтырата» – бу да аферистлар сүзе. Үзәк банкта аңлатуларынча, хезмәткәрләр гражданнарга беркайчан да шалтыратмыйлар һәм язмыйлар. Шуңа күрә сезгә шундый шалтырату булган икән, димәк, алар – мошенниклар.

Мошенникларның тагын бер киң таралган мөрәҗәгате «акчаны саклау өчен махсус һәм имин счет булдыру»га кагыла. Әмма регулятор гражданнарны андый счетлар булмавы турында кисәтә.

Шулай ук мошенниклар хокук саклаучылар исемннән шалтыратырга ярата, алар «тикшерү гамәлләре бара, мошенникларны тоткарларга ярдәм итегез» дип сүз башлый. Хокук саклаучылар беркайчан да процессуаль карарларны телефон буенча башкармый, шуда күрә үзе белән шулай дип таныштыручылар аферистлар гына була ала.

Шулай ук «сезнең картаның гамәлдә булу срогы чыга» дигән сүзне дә мошениклар еш куллана. Әмма Үзәк банк сим-картаның гамәлдә булу вакыты срогы булмавы турында да хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар