Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Жимолость нәрсәдән файдалы?

Жимолость – әчкелтем-баллы зәңгәрсу җиләк. Күпмедер дәрәҗәдә нарат җиләген дә хәтерләтә, аннан озынчарак, зуррак кына була. Ул бакча җиләгеннән ике атнага алданрак өлгерә. Аннан кайнатма әзерлиләр, компот кайнаталар.

Жимолость талымсыз, аның өчен озакка сузылган яңгырлар да, корылык та куркыныч түгел. Жимолость җиләге кан составын яхшырта, анемиядән файдалы. Күз капиллярлары шартлау куркынычы булганда да, жимолость ашарга киҗәш итәләр. Жимолость экзема һәм псориазга каршы көрәшә. Аны гипертония, азканлылык, йөрәк-кан тамырлары авырулары борчыганда кулланырга киҗәш ителә. 

Аз-азлап ашаганда, жимолость һәркемгә дә файдалы. Шулай да, аллергия (балаларда диатез), диарея булганда, жимолость белән сак булырга кирәк. 

Фото: 2sotki.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев