Зөһрә Сәхәбиевадан – тәмле каз
Киңәш-табыш

Зөһрә Сәхәбиевадан – тәмле каз

«Бик тәмле була», - ди җырчы.

«Яңа ел бәйрәмен каршы алмасам да, бу кичне тәмле ризыклар әзерлим. Улым гаиләсе белән керә. Күп кешеләр кебек мин дә  каз пешерәм», – ди Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева.   

Ингредиентлар: 1  каз, 1,5 кг алма, 100 г караҗимеш, 100  г күрәгә, аз гына кызыл  борыч, 1 чәй кашыгы карри, үсемлек  мае, 1 кг бәрәңге, тоз, борыч.  

Чистартылган казның эчен-тышын  тоз белән ышкырга.  Шприц белән каз тәненә  берничә җирдән  тозлы «укол» ясарга.  Казның эченә җимешләрне салып, тегеп куярга. Бот-канатларын  түшкәсенә җеп белән бәйләп куярга. Түшенә карри порошогы  белән кызыл борыч  сөртергә.  Казны майлап, майлы табага аркасы белән куеп, янына алмалар тезәргә һәм 220 градуска кадәр җылытылган духовкада  2 сәгать пешерергә. Бүленеп чыккан сокны казның өстенә сибә барырга кирәк. 

Алмалар яртылаш пешкәч, туралган бәрәңгеләрне дә тезеп, пешкәнче тоту мөһим.  

Фото ачык чыганаклардан алынды.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


киңәшләр Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева

Нет комментариев