Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

10 – 16 октябрьгә йолдызнамә

Кучкар. Бу атнада сез үз көчегезгә һәм планнарыгызга ышанырга тиеш. Шул вакытта гына алар тормышка ашачак. Эшлекле партнерлар, дуслар һәм гаилә әгъзалары белән күбрәк вакыт уздырыгыз. Амбицияләрегезне алгы планга куярга өйрәнегез.

Үгезбозау. Тормышта булганнарны барлау һәм аларга йомгак ясау өчен менә дигән вакыт. Мәхәббәт эшләрендә кабат шул ук «тырмага басу» куркынычы бар. Бер атна вакытыгызны бары тынычлыкта, сабырлыкта үткәрергә тырышыгыз. 

Игезәкләр. Планнарыгызны яңадан карарга һәм конкретлаштырырга вакыт. Сезнең эшчәнлек нинди дә булса нәтиҗә китерер, тик авырлык китерүе дә бар. Танышу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз, ул сезнең алда яңа офыклар ачарга мөмкин.

Кысла. Кызыклы атна булачак, актив булырсыз, эшне рәхәтләнеп эшләрсез. Яңа кешеләр сезнең карьера үсешендә зур роль уйнар. Ләкин азрак сөйләшергә һәм күбрәк тыңларга тырышыгыз. Атна ахыры сәяхәт башлау өчен яхшы вакыт.

Арыслан. Дүшәмбе көнне яңа эш таба аласыз. Сишәмбе ниндидер авантюрист эшләр уңышсызлыкка китермәсен – сак булыгыз! Чәршәмбе – компромисслар көне, шуңа күрә җитәкче белән конфликтка кермәү яхшы. Ял көннәре романтик рухта узачак.

Кыз. Бу атна сездән активлык һәм яңа идеяләр таләп итәчәк. Эштә артык эмоцияләргә бирелмәгез, үзегезне саклагыз. Илһам килсә, теләсә нинди эшне эшләп чыгачаксыз. Шәхси тормышта үзгәрешләр булуы ихтимал: алдау һәм хыянәттән сакланыгыз. 

Үлчәү. Дүшәмбедән башлап уйлаганны тормышка ашыру белән шөгыльләнергә кирәк. Яхшы кәефегезне башкаларга да өләшегез, шуның белән яңа дуслар табарсыз. Һөнәрегездә һәм мәхәббәтегездә яңа биеклекләр яуларсыз.

Чаян. Эштә сезнең идеяләр кирәк булачак, үзегезнең һәм башкаларның проблемаларын хәл итә алачаксыз. Шуңа күрә зур табыш-керем яисә җитәкче урынын алырсыз. Шәхси тормышта мөһим үзгәрешләр булуы бар. Ялларыгызны үзегезгә генә багышлагыз. 

Укчы. Артык ачык булмагыз, хезмәттәшләр һәм дуслар сезнең турыда барысын да белергә тиеш түгел. Атна уртасында командировкага чыгарга мөмкинсез. Якшәмбе – гаилә кичләре һәм дуслар белән очрашулар өчен яхшы көн.

Кәҗәмөгез. Бу атнада хаталар куркынычы бар – эш планын алдан уйлагыз. Чәршәмбе көнне җитәкчеләр белән бәхәсләшмәү, туганнар белән сүз көрәштермәү яхшы. Җомга көнне көчегезне объектив исәпләгез.

Сукояр. Тынычлык һәм тагын бер тапкыр тынычлык. Бары тик шул гына уңышка китерәчәк. Беркемнән дә ярдәм сорамагыз, чөнки сез үз проблемаларыгызны үзегез хәл итә алачаксыз. Ял көннәрендә гаиләгез белән берәр кая барып кайтыгыз.

Балыклар. Бу атнада яңа очрашулар һәм танышулар булачак. Актив булыгыз, өйдә утырмагыз. Акчаны әрәм итмәгез, сак тотыгыз. Зирәклек белән үзегез турында иң яхшы фикер калдыра алачаксыз. Ял көннәрендә кая да булса барыгыз. Сезгә күбрәк аралашу кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев