Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

14-20 февральгә йолдызнамә

Кучкар. Үз хезмәте, үз бурычларына игътибарлы һәм җаваплы караган кешегә матди уңыш елмаячак. Тик артык тәвәккәллек күрсәтмәгез, мөмкинлекләрегезне һәм сәләтләрегезне үзегез үк бәяли аласыз.

Үгезбозау. Дусларыгыз зур планнар белән янып йөри, алар бу эшкә сезне дә «җигәчәк». Бу чор романтика белән бәйле, шулай да гаилә турында онытмаска тырышыгыз. Бу вакытта Үгезбозауларның акча җыеп, ялларын кыйммәтле кибетләрдә үткәрүләре бар.

Игезәкләр. Бурычлар, кредитлар, мирас яки иминиятләштерү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү вакыты. Атнаның беренче яртысына сыешырга тырышыгыз. Икенче яртысында кыенлыклар һәм каршылыклар туарга мөмкин, документларга хаталар җибәрелү куркынычы бар, шул сәбәпле өстәмә чыгымнар барлыкка киләчәк. 

Кысла. Бу атна матди мәшәкатьләргә, рухи, интеллектуаль дәресләргә, ял һәм сәяхәтләргә бай чор. Реклама өлкәсендә акча эшләү мөмкинлеге булырга мөмкин. 

Арыслан. Әлеге чордагы матди хәлегез кыенлыкларны җиңеп чыгу һәм проблемаларны хәл итү сәләтенә бәйле. Аерым кешеләр яки оешмалар белән финанс мөнәсәбәтләр, үзара ярдәм булырга мөмкин. 

Кыз. Матди мәсьәләләрне хәл итү һәм керемнәрне арттыру өчен яхшы чор түгел. Акчаларны атнаның беренче яртысында сарыф итү яхшырак, чөнки икенче яртысы җитди сатып алулар өчен уңайсыз булачак. Ерак сәфәрләрне дә атнаның беренче яртысына планлаштыру яхшы: икенче яртысында алар артык мәшәкатьләр һәм чыгымнар китерергә мөмкин.

Үлчәү. Тормышыгызда булачак кайбер көтелмәгән хәлләргә әзер булыгыз. Проблемаларны хәл итүдә гаиләгезгә таяна аласыз. Кырыс диеталар төгәллек сорый, сәламәт туклануга өстенлек бирегез. 

Чаян. Ниһаять, сезнең шәхси тормышыгызның чәчәк ата торган вакыты. Чаяннар бурычларын ахырга кадәр түләмәүне өстен күрәләр, әмма хәзер бу позицияне яңадан карау яхшырак. 

Укчы. Нәрсәгә генә тотынсагыз да, сезне тиз һәм күңелле нәтиҗәләр көтә. Шулай булгач, үзегез өчен өстенлекләрне билгеләгез һәм эш итегез! Алкоголь хәзер катгый рәвештә тыела: бәла-казаларга юлыга аласыз.

Кәҗәмөгез. Бу көннәрдәге тотрыксызлыгыгыз теләсә кемне үзеннән чыгара ала. Иң элек якын кешеләрегез газап чигәчәк. Бу атнада үзегезне һөнәри яктан күрсәтә алачксыз. Азык-төлек һәм хуҗалык вак-төягенә артык күп акча сарыф итмәгез.

Сукояр. Әгәр сез әле медитация техникасын үзләштермәгән булсагыз, моны эшләргә вакыт. Якын арада сез аеруча актив булачаксыз, сезгә ял кирәк булачак. Шәһәр читенә ялгызыгыз гына барып кайтыгыз. 

Балыклар. Уңышлар башыгызны әйләндерәчәк, һәм сез алынган нәтиҗәләрне югалту куркынычы астында. Күктән җиргә төшегез. Бу чор балага узу өчен дә уңайлы вакыт санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә