Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

20 декабрьдән 26 декабрьгә йолдызнамә

Кучкар Бу атнада сез эштән ләззәт кенә алачаксыз. Шуңа күрә эшлекле мәсьәләләр белән шөгыльләнү кулайрак булыр. Җомга көнне кредитка рәсмиләштерергә кирәкми. Ял көннәрен хезмәткәрләрегез белән дустанә шартларда үткәрсәгез яхшырак булыр.

Үгезбозау
Йорт эшләре белән мәшгуль булачаксыз. Кинәт кенә шәхси эшләрегез буенча каядыр барырга кирәк булачак. Җитәкчегез белән отпуск турында сөйләшегез, чөнки җомга һәм ял көннәре – сәяхәт өчен иң кулай вакыт.
Игезәкләр
Киләсе атна тыныч булачак. Буш вакытыгызны ялга һәм спорт белән шөгыльләнүгә багышлагыз. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрне үзегезнең эш вазыйфаларыгыз турында искә алырга кирәк булачак. Җомга көнне әз генә җиңеләю сизеләчәк, тик гаилә белән үткәрелгән ял көннәрендә генә рәхәт булачак. 
Кысла
Йорт эшләре күп җыелганлыктан, башка эш белән шөгыльләнүгә вакытыгыз да калмаячак. Атна уртасында әзрәк җиңелрәк булачак. Бу вакытта сез игүтибарыгызны яраткан хоббиегезгә юнәлтегез.
Арыслан
Тормыш ритмы үзгәрәчәк. Арысланнар һәрвакыт хәрәкәттә булачак – эшлекле очрашулар, сөйләшүләр, шалтыратулар... Ләкин көнкүреш мәсьәләләрне дә онытырга ярамый, чөнки Яңа ел якынлаша. Ял көннәрендә шәһәр читенә чыгарга мөмкин.
Кыз 
Бу атна бүләкләр, бәйрәм табынына ашамлыклар алу һәм ташламалы товарлар эзләү өчен иң кулай вакыт. Шәхси һәм романтик очрашуларны җомгага билгеләсәгез, яхшырак булыр. Ял көннәрен өйдә, тынычлыкта үткәрергә тырышыгыз. 
Үлчәү
Кайбер хезмәттәшләрегезне күзәтү астына алырга кирәк булачак. Бу вакытлы гына, җитәкчегез кайтканчы. Һәм бу вазыйфаны Үлчәүләр бик җиңел башкарачак. Җомга көнне сезне акчалата премия көтә. Ә ял көннәрендә бу вакыйганы билгеләп үтәргә кирәк.
Чаян
Чаяннарга кыска ял яки командировкага барырга туры килүе мөмкин. Сез игътибар үзәгендә булачаксыз. Үткенлегегез аркасында бик отышлы шартларда килешү төзи алачаксыз.
Укчы
Сәламәтлегегез белән шөгыльләнегез. Әгәр авыруның билгеләрен сизмәсәгез дә, барыбер профилактика үтәргә кирәк. Киеренке эшләргә туры киләчәк, әмма җомгага ук бераз бушап китә аласыз. Ялларны театрда яки күргәзмәдә үткәрү киңәш ителә.
Кәҗәмөгез
Елның соңгы атнасында беренче урынга эшне кую мөһим. Барлык ашыгыч эшләрне төгәлләргә, хезмәттәшләрне һәм партнерларын котларга, озын каникулларга әзерләнергә кирәк. Төгәллек, хезмәт сөючәнлек, үҗәтлек – сезгә барлык «койрык»ларны яхшы итеп ябарга ярдәм итәчәк. Җомга зур проектларны башлау өчен бик уңышлы. 
Сукояр
Буш вакытларын челтәрдә үткәрүдән туктагыз, тирә-юньгә һәм көзгегә игътибар белән карагыз. Үз-үзегез һәм тышкы кыяфәтегез белән шөгыльләнү комачауламас. Бу атнада шопинг һәм кайбер яшәртә торган косметика процедуралары бик уңышлы булачак.
Балык
Финанс эшләре өчен уңышлы чор. Акча кирәк булса, банкка яки туганнарыгызга мөрәҗәгать итә аласыз. Ял көннәрендә бик файдалы элемтәләр булдыру мөмкинлеге бар.

 

Фото: takiemedia.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә