Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

24-30 гыйнварга йолдызнамә

Кучкар. Бу көннәрдә тормышыгызда булган теләсә нинди танышулар дәвамлы булачак. Алар романтик рухта да булырга мөмкин. Көннәрегезне актив уздыру яхшырак. Бу атнаны буш вакыт аз булсын дип, планлаштырыгыз.

Үгезбозау. Карьера баскычын штурмлау өчен идеаль вакыт! Җитәкчеләр алдында үзегезне күрсәтергә әзер булыгыз. Өйдәгеләр үз проблемалары белән сезнең янга киләчәк – ярдәм итәргә тырышыгыз. Атна ахырына көчләр бетәчәк. Ялгызлыкта үткәрелгән вакыттан энергияне туплап калырга ашыгыгыз. 

Игезәкләр. Хәзер сездә энергия моңарчы беркайчан да булмаган кебек артык күп булачак. Иң мөһиме – аны дөрес юнәлештә сарыф итү. Бигрәк тә якын кешеләр белән сүзгә кермәскә тырышыгыз. Бу чорда башланган низаглар тиз генә хәл ителмәве бар. 28еннән 30 гыйнварга кадәр үзегезне берәр күңелле нәрсә белән сөендерегез.

Кысла. Тыйнак кына утырыр чак түгел! Үзегезнең көчле якларыгызны тирә-юньдәгеләргә күрсәтегез. Вакыт иҗади профессия кешеләре өчен бик уңайлы: сезгә илһам киләчәк. Йолдызлар хәзер бурычка акча алырга киңәш итми. Бигрәк тә 27 гыйнварда финанслар белән сак булырга кирәк. 

Арыслан. Бумеранг кагыйдәләре бик яхшы эшләячәк: сез кешеләргә карата нинди булсыз, алар да сезгә шундый мөнәсәбәттә булыр. Балалар сезгә катлаулы бурычлар куярга мөмкин. Аларга әзер булыгыз. Кайберәүләр исә сөйгән ярларын таба алачак, бары тик як-ягыгызга игътибарлы булу сорала.

Кыз. Бу көннәрдә кәефегез булмаса, аны ясалма рәвештә күтәрергә тырышыгыз. Күп кенә вакыйгалар сезнең аларга ничек каравыгызга бәйле булачак. Күптән спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен кулай вакыт! Сез күнегүләр режимына җиңел кереп китә алачаксыз.

Үлчәү. Хәзер мөһим эшләрне төгәлләргә кирәк: аннары алар күп мәшәкать тудырачак. Бу вакытта вәгъдә бирмәскә тырышыгыз. Эшегездә яки укуыгызда саклык чараларына игътибарлы булыгыз, өй эшләрен әлегә икенче планга күчерергә мөмкин.

Чаян. Өлкән яшьтәге ата-аналар сезгә мохтаҗ булачак – аларга игътибар бирүдән баш тартмагыз. Хезмәттәшләрегезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә курыкмагыз. Атна уртасына таба бик күптән эшләнмәгән ялгышлык өчен кызарырга туры киләчәк. Тынычлыкны саклап калыгыз!

Укчы. Вакытның күп өлешен гаилә әгъзалары һәм якыннарыгыз белән аралашуга багышлагыз. Уртак яллар оештыра алсагыз, бик яхшы булыр. Хәзер эшләп тапкан акчаны курыкмыйча тотарга мөмкин һәм моны эшләргә кирәк тә: сатып алган һәрбер әйберегез уңышлы булачак. 26 гыйнварда матурлык салонына процедурага барыгыз. 

Кәҗәмөгез. Сезгә хәзер кыюлык һәм үз-үзегезгә ышаныч комачауламаячак. Сезнең мәнфәгатьләрегезгә кагылсалар, әйтергә курыкмагыз. Тынычлану өчен йолдызлар өй эшләре белән шөгыльләнергә киңәш итә. Фатирыгыз әйбәт булса, сез дә җан тынычлыгы алачаксыз.

Сукояр. Бер дә ашыкмагыз, күп кенә карарлар яхшылап уйлап эшләүне таләп итә. Финанс мәсьәләләрендә белгечләр белән киңәшләшегез. Күчемсез милек белән бәйле килешүләр кору бик кирәк түгел. Ялларда яңаданга калдырылган эшләр белән шөгыльләнегез. 

Балыклар. Кызыгырлык әйбер күп булачак. Каршы торырга өйрәнегез! Вакыты бик җитди һәм кырыс: күп кенә балыкларның нәкъ менә хәзер сөйгән ярлары белән мөнәсәбәтләре бозыла ала. Гомумән алганда, бу көннәрдә йомшаграк булырга һәм компромисска барырга тырышыгыз.

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә