Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

25 октябрьдән 31 октябрьгә йолдызнамә

Кучкар Финанс яктан сезне бик яхшы атна көтә. Сез акчаларны керем алыр өчен бик файдалы итеп салып куя аласыз. Бу вакытны яхшы мөнәсәбәтләр, бигрәк тә эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен кулланыгыз. Физик хезмәт киңәш ителми, спортзалдагы күнегүләр белән дә шөгыльләнми торыгыз.

Үгезбозау
Бу атна үз белемеңне һәм квалификацияңне күтәрү өчен иң кулай вакыт. Укуны башлау өчен иң яхшы көн – 25 октябрь. Сезнең керем эш сөючәнлегегездән торачак. Иренмәсәгез, яхшы гына акча кертә аласыз. Тик ял итәргә дә онытмагыз! 31 октябрь көнне яхшы компания белән уздырыгыз.
Игезәкләр 
Җитди проектларга үзегезгә генә тотынырга киңәш ителми. Коллектив хезмәт иң яхшы нәтиҗәләр алып киләчәк. Уңышсызлыкларга фәлсәфи яктан карагыз, бу тәҗрибә хаталарны булдырмас өчен ярдәм итәчәк. Авырулар көчәюе ихтимал. 
Кысла
Бу атнада сезне бертөрле эш көтә. Шулай да сезгә ял итү мөмкинлеге булачак. Йолдызлар сезгә җитәкчелек белән конфликтка керергә киңәш итми. Хезмәттәшләрегез белән дә сак булыгыз: бик күп яңа мәгълүмат беләчәксез. 
Арыслан
Иммунитетыгызны ныгыта башларга вакыт. Чирләп китсәгез, авыруны берничек тә аяк өсте үткәрмәгез! Кайбер Арысланнарның гаиләсендә төрле низаглар чыгарга мөмкин. Беренче адым ясарга курыкмагыз, хәләл җефетегез моны бәяләячәк. Ашау рационыгызга игътибар итегез, артык ашаудан баш тартыгыз.
Кыз
Сезгә кулай эш тәкъдим итәчәкләр, тик ризалашыр алдыннан яхшылап уйлагыз: сез бу үзгәрешләргә әзерме? Әзер булсагыз, барыгыз! 31 октябрь сезнең өчен үзенчәлекле көн булачак. Ул сезгә яңа танышлар белән истә калачак. Өлкән буын кешеләре белән мөнәсәбәтләрдә киеренкелек барлыкка килергә мөмкин. 
Үлчәү
Өйдә утырмагыз, кешеләр күп була торган җирдә булырга тырышыгыз. Хәзер сезгә иң кирәклесе – җенес буенча капма-каршы кеше белән аралашу. Якын дустыгыз үзен начар яктан күрсәтергә мөмкин. Бу хәлгә ачыклык кертү өчен, бер адым артка ясагыз. Тик аның белән аралашуны бөтенләйгә туктатмагыз.  
Чаян
Бу атна эштә дә, өйдә дә бик киеренке булачак, ләкин сез барысын да булдырачаксыз! Көчләрне яңадан торгызу өчен ял көннәрегезне шәһәрдән еракта үткәрегез. Атнаның беренче яртысында финанс яктан авырлыклар да булырга мөмкин. Икенче яртысында сез керемнең яңа ысулларын табачаксыз. 
Укчы
Бу юлы ялгыз Укчыларга бәхет елмаер: үзегезнең ярыгызны табу өчен иң кулай вакыт. Әти-әниләргә балаларына карата игътибарлырак булырга кирәк. Алар сезне ишетсен өчен каеш белән түгел, ә киресенчә, прәннек белән эш итәргә кирәк. 
Кәҗәмөгез
Җитәкчелек сезгә югары таләпләр куячак, үзегезне отышлы яктан күрсәтергә тырышыгыз, бу бер дә игътибарсыз калмас. Ял итәргә гаилә белән яхшырак, аларга болай да сезнең игътибарыгыз җитми. 
Сукояр
Гаиләдә низаглар килеп чыгарга мөмкин һәм сез ике ут арасында калачаксыз. Беркем ягын да алмагыз. Хәзер стресслардан качу мөһим: алар сезнең сәламәтлегегезне какшатырга мөмкин. Ялларны дуслар белән үткәрегез, мәсәлән, шәһәр читенә китәргә була. 
Балык
Бу көннәрдә борчылулар күп булачак. Юк-бар аркасында кәефегезне төшермәгез, игътибарыгызны мөһим әйберләргә юнәлтегез. Йолдызлар үз хисләрегезне яшермәскә кушалар. Бу көннәр якын кешегә «мин сине яратам!» дип әйтү өчен иң яхшы чор. 

Фото: fluge.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә

2
X