Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

3 – 9 октябрьгә йолдызнамә

Кучкар Киләсе атна шактый стресслы булырга мөмкин. Әгәр дә сез яңа дәрәҗәгә чыгарга теләсәгез, актив булыгыз. Сөйләшергә генә түгел, әңгәмәдәшләрне дә тыңларга тырышыгыз. Пәнҗешәмбе көнне күптәнге максатыгызга ирешергә мөмкинсез.

Үгезбозау
Иҗат өчен сезгә фантазия һәм чикләүләр юк. Сезгә бөтен карарларда да бәйсезлек кирәк. Бу атнада эштә һәм гаиләдә конфликтлар булырга мөмкин. Үз мәнфәгатьләрегезне яклагыз. Яңа идеялар турында берәүгә дә сөйләмәскә кирәк, вакыт җитмәгән әле.

Игезәкләр
Бу атнада иң мөһим хыялыгызны тормышка ашырырсыз. Сезнең алда уңышка ирешү мөмкинлекләре ачылачак. Эмоцияләрне контрольдә тотыгыз, карарларыгыз акыллы һәм гадел булырга тиеш. Ял көннәрендә сезгә сәяхәт, аралашу кирәк.

Кысла
Эштә мөнәсәбәтләр катлауланырга мөмкин. Сезгә гаилә һәм профессиональ җаваплылык арасында компромисс эзләргә туры килер. Җомга көнне шәхси тормышыгыз 180 градуска үзгәрергә мөмкин. Шимбә көнне уңышлы сәяхәт көтә.

Арыслан
Азрак шау-шу һәм стресс вакыты. Бу атнада сезне бүләкләр, элемтәләр, очрашулар һәм кызыклы сәяхәтләр көтә. Килгән мәгълүматны җентекләп тикшерегез. Бәхәсләшергә ярамый, каршылык рухы бәла-казаларга китерергә мөмкин.

Кыз
Сезгә бизнес проектларына игътибарлырак булырга киңәш ителә. Көтелмәгән проблемалар атна дәвамында булып торыр. Туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләрне бозмас өчен гаиләгә күбрәк вакыт бүлеп бирегез. Профессиональ өлкәдә актив булырга киңәш ителә.

Үлчәү
Яңа танышулар өчен яхшы атна. Кирәк булмаган очрашулардан һәм сөйләшүләрдән сакланыгыз. Эшлекле партнерлар белән тыгыз элемтә урнаштырмагыз, аларны ышанычка тикшерү комачау итмәс. Шимбә көнне яңа эш башламагыз. 

Чаян
Бу атна эшләрне зурлап алып баруга, һөнәри өлкәдә позицияләрне ныгытуга юнәлдерелгән. Шәхси тормыш та мөһим. Сабыр һәм дәгъваларыгызда басынкы булыгыз. Аннары барысын да алырсыз. Сезне уңыш һәм зур табыш көтә.

Укчы
Сишәмбе көнне чит кешеләр белән аралашканда сак булыгыз. Бу көнне эшләрне һәм сүзләрне генә түгел, ә уйларны да контрольдә тотарга киңәш ителә. Күңелсезлекләргә бирелергә ярамый. Атна ахыры табыш китерергә вәгъдә итә.

Кәҗәмөгез

Эшлекле мөнәсәбәтләрдә уйланмаган эшләрдән, иллюзияләрдән һәм кызыклы тәкъдимнәрдән сакланыгыз. Чәршәмбедән башлап, сәяхәт, аралашу уңышлы булыр. Пәнҗешәмбе кирәксез очрашуларга бармагыз. 

Сукояр

Бу атнада күңелсез хәбәрләрдән ерак йөрегез, йөрәгегез аша үткәрмәгез. Ял көннәрендә дуслар белән очрашу чын күңелдән шатлык китерәчәк. Гаилә проблемаларында сабырлык һәм түземлек күрсәтегез, аннары хәл яхшы якка үзгәрәчәк. 
Балыклар. Сез мөһим нәрсәне югалту куркынычы астында. Әгәр мөнәсәбәтләр үз кыйммәтен күптән югалтса, нигә аларга ябышып торырга? Аны җибәрегез һәм сезне яңа танышу көтә. Сишәмбе көнне үзегезне күп өлкәләрдә күрсәтә алырсыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев