Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

31 гыйнвардан 6 февральгә йолдызнамә

Кучкар. Сөйгән ярыгызга хисләрегезне аңлатудан тартынмагыз. Нигә әле нәкъ бу атнада романтик кичә оештырмаска, сөюеңне аңлатмаска? Барлык Кучкарларны да бәйрәмгә бай ял көннәре көтә. Алар бик күңелле һәм файдалы узачак.

Үгезбозау. Бу көннәрдә сезгә һич тә ашыгырга ярамый. Әгәр сезне ашыктыралар икән, исегез китмәсен. Эштә исә чит әйберләргә игътибарыгызны юнәлтмәгез, хата ясау куркынычы бар. Өйдәгеләр белән каршылыклар һәм күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин. 

Игезәкләр. Якын көннәрдә сез бик үпкәчел булырсыз. Мөмкин кадәр үз-үзегезне тыярга тырышыгыз. Хәзер яңа максатлар куярга һәм аларны гамәлгә ашыру юллары турында уйларга мөмкин. Сөйгән ярыгыз белән 31 гыйнварда һәм 1 февральдә аеруча да якын, дусларча мөнәсәбәттә булырсыз. 

Кысла. Катлаулы чор: сезне алдарга телиләр. Яхшы таныш булмаган кешеләр белән аралашуны минимумга калдырыгыз. Акчаны ниндидер буш теләкләргә әрәм итмәгез, аннары үкенерсез. Начар гадәтләрегез булса, хәзер алардан котылу өчен бик уңайлы вакыт.

Арыслан. Сезне якын киләчәктә уңай үзгәрешләр көтә. Дөрес, моның өчен бераз көч куярга туры киләчәк. Әгәр кирәк булса, дустыгызга ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез. Әлеге чорда балалар белән үзара мөнәсәбәтләрдә кыенлыклар туарга мөмкин. 

Кыз. Үзегезнең үткәннәрегезгә җитди анализ ясагыз – хаталар, вакыйгалар турында уйланыгыз. Шуның нигезендә якты киләчәгегезгә төзәтмәләр кертергә туры киләчәк. Хисләргә бирелмәгез. Бернинди вәгъдәләр дә бирмәгез! Ял көннәрен файдалы үткәрегез.

Үлчәү. Бу көннәрдә кәефегез яхшы булачак. Форсаттан файдаланып, мәсьәләләрне чишегез, очрашулар үткәрегез. Бәлки, бу вакытта гашыйк булсагыз да – шанслар бик зур! Атна башында сезгә отышлы тәкъдим килергә мөмкин. Моны кулдан ычкындырмагыз!

Чаян. Бөтен игътибарыгызны сәламәтлегегезгә юнәлтелергә кирәк! Аның белән барысы да тәртиптә, әмма профилактика артык булмаячак! Табибларга йөрергә вакыт бүлегез. Эшегездә мөһим проектларга тотынмаска тырышыгыз – хәзер алар сезнең көчегездән килми. 

Укчы. Туганнар белән мөнәсәбәтләр шәптән түгел. Аларга карата үз мөнәсәбәтегезне үзгәртегез – һәм вәзгыять үзгәрәчәк! Хәзер бурычка акча алмаска кирәк. Бөтен көчегезне өстәмә хезмәт хакына дип йөгәнләгез. 

Кәҗәмөгез. Киләчәкне планлаштыруны кичектереп торыгыз! Эштә аеруча да җитди булырга кирәк, әмма өй мәшәкатьләренә дә әзер булыгыз. Барысына да елмаю, шаяру белән карагыз, һәм барысы да «ура»га килеп чыгачак. 

Сукояр. Әгәр дә сез ябыгу диетасына утырсагыз, планнарыгызны башка вакытка күчерегез. Нәтиҗә шатлык китермәячәк. Дүшәмбе көнне сезне тормышыгызда күпне үзгәртергә мөмкин кеше белән очрашу көтә. 

Балыклар. Эш урынында сезне бик үк күңелле булмаган сюрпризлар көтә. Үз гаиләгезгә игътибар итегез – алар сезнең яратуыгызга һәм кайгыртуыгызга мохтаҗ. Ләкин үзегез турында да онытмагыз! Җылы ванна, яраткан китап һәм хуш исле каһвә – сезгә иң кирәкле нәрсәләр.

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә