Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Әлфинә Әзһәмова сәхнәдә танылу тарихын сөйләде

«Йолдызлы мизгел» тапшыруының чираттагы кунагы, шәһәрдәшебез йолдыз булып уянган вакытларын искә алды.

2000нче елларда Әлфинә Әзһәмова заманча җырлар тыңларга, аудиокассеталар җыярга яраткан. Бервакыт ул популяр җырлар авторы Мөдәррис Газетдиновның җыентыгын сатып ала. 


– Авылга кайтканда шуны әйләндерәбез дә куябыз, әйләндерәбез дә куябыз машинада ... Аның «Төнге урам» җырын үзе башкаруында беренче тапкыр ишеттем. Композиторны табып, шалтыраттым, бу җырны миңа бирүен сорадым. Мин ул вакытта әле танылган Әлфинә Әзһәмова түгел идем, шулай да теләп бирде. Илдус Низамов бер кичтә аранжировка ясады. Өйдә бер атна репетиция ясадым да , студиягә барып яздырдым, дип искә ала җырчы.

Беренче иҗат җимешен, танышлары киңәше буенча, «Күңел» радиосына илтеп бирә. Күп тә үтми, базарларда пират кассеталары чыга башлый. Җырны тыңлыйлар, әмма ике ел дәвамында кем башкарганын беркем дә белми. Базарда кассета сатучы егет Казанга барып, продюссерларга Чаллыда шундый җырчы бар, дигән. 


– Бервакыт миңа «Барс-Медиа» компаниясенең продюссерлары Радик Артемьев һәм Фәрит Таишев шалтыратып яңа җырлар яздырырга чакырдылар. Шактый гына уйлап йөрдем әле. Аннары алар Казаннан машина җибәрде. Мин бер ай буе кунакханәдә яшәп, бер альбомлык җырлар яздырдым, клип төшерделәр. Мине күргәнче яшь кыз килә дип уйлаганнардыр инде, 40 яшьлек булуыма бәлки аптырап та караганнардыр, шулай да танышкан көнне үк продюссер шаккаткыч тәкъдим ясады. Заводта эшләвемне белгәч, ул «Увольняйся, я тебя сделаю звездой» диде. Һәм сүзендә торды. Аудиокассеталарым, миллионлаган дискларым чыкты. Уйламаган җирдән «Төнге урам» җыры мине популяр итте, дип уртаклашты шәһәрдәшебез.

Әлфинә Әзһәмова белән тулы әңгәмәне тиздән "Шәһри Чаллы" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев