Шоу-бизнес

Әнвәр Нургалиев Диана Сәфәрованың малайларына кыйммәтле бүләк бирде

Ә Айшәгә нәрсә?

Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев автомобиль һәлакәтенә очрап үлгән туганы Диана Сәфәрованың малайларына балаларны яклау көненә кыйммәтле бүләкләр алган. Хатыны Ирина белән бүләкләрне тапшыру өчен Чишмә авылына китте. 

– Динабазның балаларына ярдәм өчен күчергән акчаларыгызга улымның киңәше белән Сәит белән Салманга «Джип» машиналары (уенчык)  алдык. Айшә зур инде, аңа акча бирергә булдык, үзенә кирәк әйберне алыр. Балаларны сөендергәнегез өчен барыгызга да рәхмәт, – диде җырчы социаль челтәрдә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Әнвәр Нургалиев ЮХИДИ фаҗига блогерлар тормышы Диана Сәфәрова

Нет комментариев