Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Энҗе Шиһапова бенефисы ничек үтте?

Чаллы татар дәүләт драма театры ачылганнан бирле төрле жанрдагы рольләре белән тамашачылар мәхәббәтен яулаган, Татарстанның атказанган артисты, Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты Энҗе Шиһапованың бенефисы гөрләп узды.

Ул спектакльләрдән өзекләрдә яраткан рольләрен уйнады һәм үзен кабатланмас образлар тудыручы актрисса итеп күрсәтте. Театрның әдәби бүлек мөдире, язучы Айгөл Әхмәтгалиева сценариесе буенча юбиляр үзенең тормыш мизгелләрен барлады. Тамашачылары аның театр училещесына укырга керү, Чаллы театрында эшләү, әни, әби булу мизгелләренә кайттылар. 
Энҗе Шиһапованы котларга Татарстан һәм Башкортстаннан театр әһелләре, язучылар килгән иде. Алар барысы да юбилярның талантлы булуын, театр үсешенә зур өлеш кертүен әйттеләр. Мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрәмиев Чаллы театрына бар яктан да талантлы артист бүләк иткән өчен Энҗенең әти-әнисе Алсинә һәм Фрунзе Хәйретдиновларга рәхмәт әйтте. 2нче гимназия укытучылары Энҗе Харисова белән Энже Нурисламова исә аңа балаларда татар театрына мәхәббәт тәрбияләгән һәм  «Тылсым» театр студиясе эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерделәр.  
Тинчурин, Әлмәт, Түбән Кама, «Нур» театрлары вәкилләре дә артисткага бәхетле иҗади гомер теләделәр. Курсташы, юморист Җәвит Шакиров теләкләрен шигырь белән юллады:  
«... Эчең тулы моң синең,
Талантың да җитәрлек.
Сәхнәдә уйнауларыңа,
Карап исең китәрлек.
Сәхнәдә син йөзәсең,
Сәхнәгә син басмыйсың.
Күпме ир- егетләргә,
Син инфарк ясыйсың.
... Икенче гаиләң кебектер,
Театр синең өчен.
Ник дисәң, эшләмәс идең,
Кызганмый бөтен көчең...
Кабына торган утсың.
Указ булса илле яшеңдә дә,
«Зәңгәр шәлдә»ге Мәйсәрәне,
Уйнарга да моҗетсың».

Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов Энҗе Шиһапованы талантлы, нурлы артист дип атады. «Ул кояш кебек балкып тора. Юбилейга әзерлек барышында, фотолар  караганда Энҗебезгә гашыйк булдым. Сәламәт булып, театрыбыз сәхнәсендә яңа рольләрдә уйнарга язсын», – диде ул. Башкарма директор Рәсим Хафизов  юбилярга: «Иҗатта да, тормышта да балкып яшәгез», – дип теләде. 
Котлаучылар күп булса да, бенефис бер сулышта, сизелми дә үтеп китте. Чөнки бу юлы чыгыш ясаучылар (гадәттә безнең татар язучылары, артистлары юбилейларда башта үзләре турында, аннары юбиляр турында сөйли. – З.Г)  озын-озак нотык сөйләмәделәр. Иҗат кичәсе Энҗенең үзе кебек зәвыклы һәм матур булып тамашачылар күңеленә, театр тарихына кереп калыр. 

*Энҗе Шиһапова белән саллы интервьюны шушы сылтамага басып укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният