Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Айгөл Бариева әнисен искә алды

Җырчы әнисе турында Инстаграмга пост урнаштырды.

Айгөл Бариева, җырчы:

- Әнием! Бүген синең туган көнең... Исән булсаң, сиңа бүген 72 яшь тулган булыр иде. Ләкин гомерең 47дә өзелде шул... Кинәт... Көтмәгәндә, уйламаганда тормышым 100 процент үзгәрде дә куйды... Һәм тормышым гына түгел, мин дә үзгәрдем! Кинәт! 100 процент... Бөтен кызчык хыялларым челпәрәмә килде дә юкка чыкты... 
Әгәр дә янымда, исән булсаң, бүгенге көн ничек үтәр иде икән? Әлбәттә, сиңа иң матур чәчәк бәйләмен алып, сине Казаныбызның иң матур ресторанына алып барыр идем. Аннары синең тегәргә һәм бәйләргә яратканыңны белеп, иииң шәп тегү машинасын алып бирер идем, теге, уртасында чәчәк ябыштырган, Коръән төсендә, гел кул белән бора торган, соңгы арада туктап, җепләрне бутый башлый торган машинкаңны, ниһаять, яңасына алыштырыр идем. Аннары сине Казаныбызның тукымалар буенча иң зур, иң шәп кибетенә алып барыр идем. Ээх, синең заманыңда юк иде бит алар берсе дә. Бер әйберне тегеп, аннары аны сүтеп, шуннан тагын икенчене тегеп, әллә ниләр үзең уйлап табып, шедеврлар ясый идең бит син, алтын куллы Әнием!
Ә аннары мин сине матурлык салонына алып барыр идем. Әйе, син минем үзең табигатьтән бик матур идең. Ләкин сине ял иттерер идем. Массажлар ясаттырып, матур-матур прическалар... Һәм, әлбәттә, Әтиемне дә синең яңга кире кайтарып, сезгә икегезгә ялга юллама алып бирер идем. Рәхәтләнеп чит илгә барып кайтыр идегез (әллә кайсы илләрне сезгә күрсәтер идем)... 
Бу минем идеаль картинкам! Ә тормыш идеаль була алмый шул... Үзенекен итә... Итте... Урының оҗмахта, рухың шат булсын, Әнием! Инде 24 ел син минем янда юк, ә уйламаган, юксынмаган бер көнем юк! Туган көнең белән! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инстаграм яңалыклары