Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Азат Каримов: “Пятачок алдыннан репетиция кирәк”

Чаллыга алар 2 сәгать алдан килде.

Бу юлы “Шәһри Чаллы”дан – Пятачок”ка башкаладан танылган җырчылар Алинә һәм Азат Каримовларны чакырдык. Аларны күпләр ТНВ каналының “Җырлыйк әле” тапшыруы алып баручылары буларак та белә. “Пятачок”ка чакырып шалтыраткач, киңәшләшеп алабыз да хәбәр бирәбез диделәр. 10 минуттан “без булабыз!” дип шалтыраттылар. Баксаң, алар коллегалары – “Башваткыч” тапшыруының алып баручылары, алдагы “пятачок”ның махсус кунаклары Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова белән сөйләшеп алганнар. “Азат, күрсәң, андагы халык, андагы атмосфера!” дигәч, барып үз күзләребез белән күрәсебез килде ди җырчылар.

“Пятачок”ка килер алдыннан туган ягым – Мөслим районы Олы Чакмакка да кайтып килдек. Анда мәтрүшкәләр җыйдык, туганнар, күрше-күлән белән очраштык. Кызларыбыз  Азалина белән Гөлмәрьям дә безнең белән. Чаллыда туган абыемдай Габидулла Хөрмәтуллинда тукталдык. “Пятачок”тан соң да аларга кайтабыз. Безгә ишекләре һәрвакыт ачык аның,”- дип уртаклашты Азат Каримов бәйрәм алдыннан. 

Шунсын да әйтергә кирәк, алар “Пятачок” башланганчы 1-2 сәгать алдан килеп репетиция ясаячакларын да әйтте. Микрофоннарны сәхнәдән дә, аска төшеп тә тикшереп карадылар. Уйлары - сәхнәдән генә түгел, халык арасына төшеп алар белән бергә җырлау. Ниятләре килеп чыкты. Тамашачы белән бербөтен булып легендар җырчыларыбыз Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхинең үлмәс җырларын башкарды алар. Шул җырлар белән тәрбияләнеп үскән буын рәхәтләнеп җыр-моң дәрьясында тибрәлде. Ул моң күңелләрен бәйрәм ахырына кадәр җибәрмәде. Күпләр тилмереп Каримовларның икенче өлештә чыгыш ясаячакларын көтте. Һәм менә, алар кабат сәхнәдә. Көчле, аһәңле тавыш ияләренең бер тандемда булуы да сокландырды тамашачыны. Ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләрен: бер-берсенә карата ихтирам күрсәтүләрен, мәхәббәтле карашларын сизми калу мөмкин түгел иде. Тамашачы янына төшкәч, аларга кызлары да кушылды. Әти-әниләре җырлый, алар тыпырдатып бииләр. 

“Пятачок”тан Каримовлар үзләре дә яхшы кәеф белән кайтып китте. Җырчылар белән фотога төшәргә теләүчеләр дә су буе иде. Таныйлар, яраталар үзләрен. Шул арада берсе бәйрәмнәрен алып барырга да чакырырга өлгерде.

 Шәһәрдәшебез Мәүлетҗан Хисамиев әле Алинә Каримовага зур, зәвыклы чәйнек бүләк итсә, Азатка бер капчык писүк тоттырды. Алинә моңа: “Мине өйдә эш көтә икән болай булгач, япмалар әзерлисе була,”- дип шатланыпмы, кайгырыпмы әйтеп куйды. Ә чәйнекнең зурлыгын күргән Азат, моңа салган чәй бер дә суынмыйдыр ул дип шаккатты. 

“Күренеп тора, җыр-моң белән тәрбияләнгән кешеләр җыелган “Пятачок”ка. Шәһәрдә андый кешеләрнең күп булуы үтә дә шатландыра. Рәхәтләнеп чыгыш ясадык бүген!”- диде махсус кункаларыбыз Алинә һәм Азат каримовлар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар эстрадасы