Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Блогер Гүзәл Мәрдәнова җаваплылыкны үз өстебезгә алырга өйрәник, дип чаң суга

Журналист, блогер Гүзәл Мәрдәнова (tamadaguzel) үз фикерләрен яза.

- Язмам – машина йөртүчеләрне яклавым түгел. Ләкин һәркем үз гомеренә саграк караса иде. Рульдә кем генә йөрми дә нинди очраклар гына булмый: исерек шофер, наркоман, телефоннан сөйләшеп баручы, артта балам елый дип борылып караучылар. Кулыннан төшеп киткән әйберне үрелеп алган мизгелдә алдагы машина туктап, аның «күтенә» килеп кергән кешене беләм, рульдә барган килеш үлгән кешене беләм, тормоз педале астына шешә тәгәрәп кергәнне ишеткән бар һ.б. Була торган хәлме? Беләм, булырга тиеш түгел. Әмма – була.
Кеше, пычак тоткан берәрсен күрсә, һичшиксез, аны әйләнеп узу җаен караячак. Чөнки үз гомереңне саклауны үзеңә кайгыртырга кирәк. Нишләп соң бу кагыйдә куркыныч тудыручы машиналар янында эшләми? Ник бу очракта кеше үз гомерен шушы «пычак тоткан» кешегә тапшыра, «мин прав», машиналар мине үткәрергә тиеш дип, сулга-уңга борылып та карамый, юлга атлый? Баласын да артыннан сөйри. Яки, карамый-нитми, коляскасын үзеннән алда юлга этеп чыгара! Нәкъ шул мизгелдә мин алда санап үткән очраклар булмас дип кем әйтә ала?
Мин яшелгә чыкканда да сулга һәм уңга карыйм (аннан да берәрсе килергә мөмкин!). Безнең илдә өскә карап алсаң да артык булмый. Бер полосаны чыкканда, икенчесен карыйм, аннан өченчесен, дүртенчесен. Әгәр дә берәр полосада обзорны каплап автобус яки йөк машинасы торса, үрелеп карыйм: берәрсе очып килми микән? Әйе, шулай, локатор сыман, башымны 360 градуска борып чыгам юлны – яшисем килә! 
Балаларымны да шулай өйрәтәм. Юлга килеп җиткәч, бергәләп башны борып карыйбыз: 
– Бу якта машина бармы?
– Юк.
– Бу якта бармы?
– Юк.
Светофор булса, барлык төсләрен, ни өчен басып торганны аңлатам. Исламия белән без боларны инде бер елдан артык өйрәнәбез, 2 яше тулган булды микән әле? Ашыккан чак та була, аңлатуга вакыт әрәм итмичә, тизрәк чабасы килә. Тик баланың гомере кадерлерәк дип уйлыйм да туктап калам.
– Бу якта машина бармы? 
– Юк...
Тагын бер категория – мин мин икән, мин кем икән дип, бар кагыйдәне бозып йөрүче җәяүлеләр. Болар – тормозга баскач, машина шып туктап кала дип уйлаучылар. Андыйларны үзгәртеп булмыйдыр, алар я үзләрен машина бәрдерсә, я ирләре-уллары нәкъ шундый ваемсыз кешене таптатып утырып чыкса гына акылга киләдер, мөгаен...
Ә инде кызыл утка балаларын сөйрәп чапкан әниләрне күрсәм, чәчләрем үрә тора. Син юлга карадың, ә иртәгә балаң, әни шулай чыга әле дип, нәкъ шулай, кызыл утка, ләкин карамыйча чыгачак! Шул янга калган бер минут вакытың балаңның гомереннән кадерлерәкмени?! Көн дә аңлатып торсаң да әле бала онытырга мөмкин. Ә монда – күрәләтә аның гомере белән уйнау. Җинаять бу!
Озын сүзнең кыскасы – үзебезне һәм балаларыбызны сакларга тырышыйк, гомер бер генә бирелә, аны ниндидер таныш булмаган кешегә тапшырмыйк, җаваплылыкны үз өстебезгә алырга өйрәник.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инстаграм яңалыклары