Тумышы белән Мамадыш районы кызы, хәзерге вакытта Казанда яшәүче блогер Илүсә Фәләхова белән Раушан тиздән туй итәләр. Әйтергә кирәк, Раушан - шулай ук блогер. Ул социаль челтәрләрдә кызыклы вайннар төшерә.
Туй хөрмәтеннән яшьләргә "Пятница" телеканалында бара торган "4 свадьбы" тапшыруында катнашырга тәкъдим ясаганнар. Аларга тапшыруның продюсеры ачык хат язган.
- Тапшыруның кастингында катнашып карыйбыз. Визитка яздырып җибәрдек, - ди Илүсә Фәләхова.
- Сезнең видеоны җитәкчеләргә җибәрдем. Директорлар карарга тиеш. Сезнең визитканы караучылар: "Бу безнең кешеләр!" дип әйтте инде, - дип язган "4 свадьбы" тапшыруы продюсеры.

Нет комментариев