Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Күренекле композитор Рөстәм Хәйруллинның вафатына 13 ел

Гөлдания Хәйруллина нигә язны яратмый?

Бүген композитор, баянчы Рөстәм Хәйруллинның вафатына 13 ел тулды. Ул үзенең иҗади гомерендә бик күп матур җырлар иҗат итте. «Бәллүр чишмә», «Кайда син?», «Җиләкле җәй», «Бураннар» һәм башка җырларын тамашачылар җылы каблу итте. Аның җырларын Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Гөлдания Хәйруллина, Лилия Хәйруллина, Гүзәл Уразова кебек популяр җырчылар башкарды һәм башкара. 

Гөлдания ханым Рөстәмнең иҗатын дәвам итәргә тырыша. Аның моңарчы яңгырамаган җырларын артистларга бирә, тиздән композиторның җырлары тупланган китап та чыгачак.

Ул ирен сагынып яши. Әлеге хисне шигырь юлларына салган.

«Мин язларны сөймим...
      Ник яратмыйм - 
Сине алып киткән яз бит ул.
Әйтелмичә калган җылы сүзләр,
Бирелалмый калган наз бит ул...
Бу шигырь юллары, һәр елның шушы фасылындагы, минем күңел халәтемә бик тә туры килә.
Рөстәмем, минем һәрвакыт күңелемдә!
Аның җырлары яши!», – диде. 
Гөлдания Хәйруллина хезмәттәшләре белән Белорусиядә яшәүче милләттәшләребез белән очрашты.  Андагы татарлар белән бергә Рөстәм Хәйруллинның да җырларын җырлаганнар.

Фото Гөлдания Хәйруллинадан алынды 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният артистлар хәтер мәңгелек