Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Чәчкәнең яңа туган кызы реанимациядә

«Белсәгез иде… Утларда яндым ул көнне», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге битендә.

Җырчы Чәчкә икенче тапкыр әни булды. Тормыш иптәше Ирек белән аларның кызалры 15 мартта туды. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрендә хәбәр иткән иде. 

Чәчкә бәби тапкан көнен видеога төшергән булган, ул кадрларын тамашачыларына да күрсәтте. Җырчы  операциянең уңышлы үтүе, тик сабыйның гына әлегә реанимациядә булуы хакында әйткән, дип яза https://vatantat.ru.

«Белсәгез иде… Утларда яндым ул көнне. Яшьләрем тыгылып, ага алмадылар. Ләкин мин беләм, минем кызым –көрәшче. Син булдырасың! Без барысын да җиңеп чыгачакбыз! Барысы да әйбәт булачак! Иншәаллаһ», – дип язган Чәчкә видео астына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес