Чаллыда популяр эстрада йолдызының музее ачылды
Шоу-бизнес

Чаллыда популяр эстрада йолдызының музее ачылды

Анда аның сәхнә костюмнары, төрле истәлекле бүләкләре саклана.

Иҗат юлының 20 еллыгы уңаеннан, җырчы Элвин Грейның музее ачылган. Ул Чаллыда урнашкан.

«Анда минем барлык сәхнә костюмнарым, төрле истәлекле бүләкләрем саклана, шулай ук тавыш яздыру студиясе дә бар. Сез еш кына: «Концертларда бирелгән бүләкләрегезне кайда куясыз?» – дип сорыйсыз. Без аларны саклап, җыеп бардык һәм хәзер алар үз йортын тапты. Алар барысы да безнең музейны бизиячәк. Бу еллар дәвамында бик күп бүләкләр җыелды, аларның һәрберсе минем өчен бик кадерле», – дип яза җырчы.

Элвин Грейның музее шәһәр читендәге бер ял итү зонасында ачылган, - дип хәбәр итә https://omet-rb.com.

фото: https://ru.freepik.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шоу бизнес

Нет комментариев